news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина өч баласы белән юлны аркылы чыгып барган хатын-кызны бәрдергән

Казанның Совет районында алтынчы модельле «Жигули» йөртүчесе өч баласы белән юлдан чыгып барган хатын-кызны бәрдергән, сабыйларның берсе коляскада булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Ломжа урамындагы 5а йорт янындагы светофорсыз җәяүлеләр кичүендә булган.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, һәлакәт урыныннан балаларны хатын-кыз белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Агентлык мәгълүматлары буенча, балаларга – 6, 4 һәм 2 яшь.

«Беренчел мәгълүмат буенча, балаларның барысының да баш мие селкенгән. Аларның анасы да имгәнгән, җәрәхәтләрнең никадәр җитди булуын табиблар ачыклый», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100