Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ике бала һәм аларның әнисе сөрем газы белән агуланганнан соң җинаять эше ачылды
Кичә Казанның Беломорск урамындагы йортларның берсендә фатирда ике бала һәм аларның әнисе сөрем газы белән агуланган. Шул сәбәпле, Тикшерү комитеты «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән өчен» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу хәлгә кадәр гаилә башлыгы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул фатирда үзенең, хатынының хәле начарлануы, ә 14 һәм 16 яшьлек балалары аңын югалтуы турында хәбәр иткән. Әлеге хәл килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, тикшерү дәвам итә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ике бала һәм аларның әнисе Казанда фатирда сөрем газы белән агуланганнан соң прокуратура тикшерү башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз