news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда II Бөтенроссия татар авыллары җыены узачак

Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). 2018 елның 3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Бу хакта төп оештыручы - Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

Программа кысаларында җыен катнашучылары Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстан архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачаклар. Шулай ук алар «Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр үсешенең тарихын һәм перспективаларын, Татарстан торак пунктларын һәм Россия чикләрендәге татар дөньясын өйрәнүдә һәм саклауда галимнәрнең, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәлдә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессиядә катнашачаклар.

4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренү язмаларының фәнни-методик тәкъдимнәре” һәм “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләренең Бердәм архив мәгълүматы системасы фәнни-белешмә потенциалы” дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.

Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән концертын карый алачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100