news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң яхшы волонтерларны бүләкләячәкләр

Халыкара волонтерлар көнендә “Команда-2013” проектының икенче сезонына нәтиҗәләр ясалачак

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда “Команда-2013” проектында җиңгән команда һәм 10 номинация буенча иң яхшы волонтерларны бүләкләү тантанасы була.
Тантанада “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов, “Буревестник” яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әмир Харисов катнаша.
“Команда-2013” проектының икенче сезоны 5 атна дәвам итте. Анда Казанның югары уку йортларын тәкъдим итүче 13 волонтерлар командасы катнашты. Һәр атнада проектта катнашучылар әлеге чараны оештыручылар -“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан әзерләнгән билгеле бер биремнәрне үтәде. Бу вакыт эчендә командалар 2013 елгы Универсиаданың 100 гә якын презентациясен һәм аның волонтерлар программасын үткәрергә, 25 тән артык социаль акция әзерләргә, 5 телдә төп гыйбарәләрне ятларга, шулай ук 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының талисманы – Юни турындагы легенданың үз версияләрен тәкъдим итәргә өлгерде.
Җиңүче команда 2011 елның августында Шенженьдә (Кытай) узачак XXVI Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында стажировка үтү мөмкинлегенә ия булачак. “Команда-2013” проекты икенче сезонының төп призы әнә шундый, дип хәбәр итә “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100