news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла

Аның беренчесе моннан 23 ел элек үткәрелгән

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә. Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

Ике елга бер тапкыр уздырыла торган фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Әдәбият елы уңаеннан Татарстан башкаласы Казанда үткәреләчәк быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән 100гә якын шагыйрь катнашачак. Фестивальнең җиңүчеләренә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылачак. Фестивальне ачу тантанасы 1 октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемедәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Биредә тамашачыларны чит илләрдән килгән вәкилләрнең чыгышы, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасы көтә.

2-3 октябрьдә фестиваль Татарстан язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында дәвам итәчәк. Биредә әдәбият сөючеләрне Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмүт Акиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемендәге салоннарда “шигъри фасыллар”, шигърият хакында фәнни чыгышлар, төрки тамырлар, әдәби фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләр, мастер-класслар көтә.

4 октябрь көнне кунакларның Идел буйлап Болгарга сәяхәте дә фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе булып хәтердә калыр дип күзаллана.

Белешмә өчен. Төркия язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә ачыла һәм Анадолу Сәлҗүк дәүләтенең башкаласы Конья шәһәрендә төгәлләнә. 23 ел дәвамында фестиваль нинди генә төрки кыйтгаларны иңләми! Ул Казакъстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Косово, Македония, Кырым, Әзербайҗан, Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән уза. Һәм, ниһаять, эстафета Татарсан башкаласы Казанга тапшырылган.

 Фотосурәт http://www.sptatar.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100