news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хатын-кыз трамвай астына эләккән

Ул юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыгып барган

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда трамвай астына эләккән 52 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.

Һәлакәт кичә 13.50дә башкаланың Җиңү проспектында була. Трамвай белән идарә иткән 50 яшьлек хатын-кыз, Чишмәле урамы ягыннан килгәндә, Ломжа урамы чатында куркынычсыз дистанция калдырмый һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган хатын-кызны бәрдерә.

Нәтиҗәдә, соңгысының баш миенә зыян килә, 2нче һәм 8нче сул кабыргасы сына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100