news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе узачак

ТР Отельерлар һәм рестораторлар ассоциациясе стендында татар халык ашлары әзерләү буенча тамаша күрсәтеләчәк

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 21-22 апрель көннәрендә Казанда Халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе узачак.
Быел берьюлы ике махсуслаштырылган күргәзмә - “Туризм индустриясе” һәм “Спорт индустриясе” – уртак проектка берләштерелде һәм моннан соң алар «KITS-2011» (Казан халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе-2011) дигән гомуми исем астында узачак.
Татарстан Республикасында алып барылган сәясәтнең туризм һәм спортны актив рәвештә үстерүгә юнәлдерелүен, халыкара туризм һәм спорт объекты буларак төбәкнең популярлыгы 2013 елгы 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан сизелерлек артуын исәпкә алган хәлдә, «KITS» күргәзмәсе әлеге тармак профессионалларына диалог алып бару, белем алу һәм тәҗрибә алмашу өчен уртак интерактив мәйданчыкка әверелергә тиеш. Моннан тыш, күргәзмә мөһим һәм икътисади яктан преспективалы тармак буларак эчке, төбәкара һәм халыкара туризмны үстерүгә актив ярдәм итә.
«KITS» күргәзмәсендәге “Туризм” бүлегенең төп максатларыннан берсе – Россиянең иң матур шәһәрләреннән берсе саналган, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы шәһәрләре исемлегенә кергән, рәсми рәвештә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче башкала дип табылган Казанның туристик һәм мәдәни потенциалын күрсәтү.
“Спорт” бүлеге республика базарында спорт индустриясенең заманча технологияләре һәм казанышларын тәкъдим итү, Татарстанда тармакны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм массакүләм спортны пропагандалауга юнәлдерелгән. Бүлектә Татарстанның барлык спорт объектларында эшләүче секцияләр һәм спорт хезмәтләре күрсәтү турында тулы мәгълүмат бар.
«KITS-2011» күргәзмәсе бай программа белән үрелеп барачак, аның кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Татарстанның спорт объектлары һәм 2013 елгы Универсиадага атап төзелгән объектларның презентацияләрен оештырачак. Презентацияләрдә әлеге спорт корылмаларының барлык мөмкинлекләре, аерым алганда, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр: спорт комплексларында шөгыльләнү расписаниесе, секцияләр хакында мәгълүмат, үткәрелүче акцияләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Спорт объектларын тәкъдим итүдән тыш, катнашучыларны 2013 елда узачак 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасы презентациясе, төрле спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар көтә. Күргәзмә кысаларында туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге актуаль темалар буенча төрле мастер-класслар узачак.
«KITS» күргәзмәсе белән параллель рәвештә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан оештырылган “ТУР-Фактор 2011” халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү күздә тотыла. Россия Туристик операторлар ассоциациясе икенче ел рәттән туризм агентлыкларының квалификацияле һәм профессиональ хезмәткәрләрен ачыклау максатыннан Татарстан агентлыклары менеджерлары аттестациясен үткәрә.
ТР Отельерлар һәм рестораторлар ассоциациясе стендында татар халык ашлары әзерләү буенча тамаша күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100