news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара күселәр көнен билгеләп үтмәкчеләр

Күсе тотучылар белән очрашу оештырыла

 (Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, 4 апрельдә, Казанда Халыкара күселәр көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Татарстан башкаласы халкын декоратив җәнлекләр белән якыннанрак танышырга, аларны сыйпарга һәм кулга алып карарга, шулай ук истәлеккә фотосурәткә төшәргә чакыралар, дип хәбәр итте мэрия сайты.

Щапов ур., 47 адресы буенча урнашкан "Циферблат”та күсе тотучылар белән 13.30 сәгатьтә башланачак очрашуда күселәр өчен ризык сайлау серләренә өйрәтәчәкләр һәм декоратив җәнлекләргә дегустация уздырачаклар.

Оештыручылар, өйләрендә күсе тотучыларга, үзләренең йорт җәнлекләре турында сөйләгән очракта, бүләк тапшырырга вәгъдәли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100