news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Халык контроле” проекты кысаларында үткәрелгән рейд нәтиҗәләре игълан ителде

Татарстан башкаласында спорт азыклары сатылган популяр кибетләргә рейд булган

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанда “Бердәм Россия”нең “Халык контроле” партия проекты кысаларында, анаболик стероидлы препаратларны сату очракларын ачыклау максатыннан, башкаланың спорт кибетләренә оештырылган рейд нәтиҗәләре игълан ителде.

“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы, Татарстанда “Халык контроле” проектында катнашучы Андрей Губанов искәртеп узганча, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 декабрендә имзаланган карары нигезендә анаболик стероидлар көчле тәэсир итә торган матдәләр исемлегенә кертелгән. Әлеге матдәләрнең законсыз әйләнешендә гаепле дип табылган затлар исә РФ Җинаять кодексының 234нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла.

“Кичә без “Бердәм Россиянең яшь гвардиячеләре” белән Казанда спорт азыклары сатып алу мөмкин булган популяр кибетләргә рейд үткәрдек. Аерым алганда, югарыда телгә алынган тыелган препаратларны сатып алып булуы-булмавы турында кызыксындык, – дип сөйләде ул журналистларга. Нәтиҗәдә, рейд үткәрелгән спорт кибетләрендә анаболик стероидларны сату очраклары ачыкланмаган. – Аның каравы, Интернет челтәрендә бу препаратларны сату белән ачык рәвештә шөгыльләнә торган сайтлар шактый. Әлбәттә, аларда адреслар түгел, ә телефон номерлары күрсәтелгән. Шул рәвешле, теләге булган һәркемнең анаболик стероидларны Интернет аша сатып алу мөмкинлеге бар”.

ТР Дәүләт Советы депутаты, “Халык контроле” проектының Татарстандагы кураторы Ксения Владимирова әлеге рейдның Россиянең башка төбәкләрендә дә уздырылуын билгеләп узды һәм кайбер субъектларда закон тарафыннан тыелган әлеге препаратларның спорт кибетләрендә сату очраклары ачыклануына игътибар юнәлтте. “Республикабызда мондый очраклар ачыкланмаса да, Интернетта ачык рәвештә сату белән шөгыльләнә торган сайтларның булуы борчу тудыра. Без әлеге сайтларның сылтамаларын Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә җибәрәчәкбез. Якын арада бу сайтлар ябылыр дип ышанабыз”, – диде ул.

Табиб, фитнес-тестлаштыру буенча белгеч Зилфирә Гыйльметдинова сүзләренә караганда, анаболик матдәләрне, нигездә, матур буй-сын турында хыялланучы һәм мускулларын тиз арада үстерергә теләүчеләр куллана. Нәтиҗәдә, кешенең кан басымы күтәрелә, матдәләр алмашы, бөер һәм бавыр эшчәнлеге, гормональ фоны бозыла. Болар – анаболик матдәләр кеше сәламәтлегенә китерә торган зыянның кайберләре генә. “Мускулларны ясалма препаратлар ярдәмендә түгел, физиологик юл белән үстерү зарур. Моның өчен дөрес тукланырга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә кирәк”, – дип киңәшләрен бирде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100