news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Хәтер юллары буйлап” дигән Халыкара яшьләр акциясе башланды
Чара 19-25 март көннәрендә Ватан азатлыгын саклап һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Казанда “Хәтер юллары буйлап” дигән Халыкара яшьләр акциясе башланды. Җиңү паркында әлеге акция башлану уңаеннан митинг узды.
Чара 19-25 март көннәрендә Ватан азатлыгын саклап һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм Россия Федерациясе Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган акция Беларусь Республикасында узачак. Анда Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый һәм патриотик оешмалары вәкилләре катнаша. Акция кысаларында сугыш елларында Татарстанда формалаштырылган укчы дивизияләр көрәшкән районнарда булу, Беларусь Республикасы территориясендә Татарстан сугышчыларына куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерү, белорус халкының героик үткәне белән танышу, Беларусь Республикасы ветераннары, яшьләр, эзтабарлар һәм патриотик берләшмәләр белән очрашулар үткәрү күздә тотыла.
“Хәтер юллары буйлап” акциясе тирән мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссия территориясендә канкойгыч бәрелешләр барган, безнең дивизияләр аларда турыдан-туры катнашкан”, - дип ассызыклады ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев, митингта катнашучылар алдында ясаган чыгышында.
Бүген Җиңү паркына килгән кешеләрнең барысы да Бөек Ватан сугышы елларында үәлак булучыларны хөрмәтләп искә алды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Чараны ТР Яшь эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ТР ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе, “Патриот” Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге белән берлектә оештырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot