news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хәләл продукцияне тикшерү буенча рейдлар үткәрелә

ТР башкаласында беренче рейдлар бу атнада уза

  (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казанда “Тренд” мөселман яшьләре үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты белән бергә хәләл продукцияне законсыз сатуны ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар оештыра, дип белдерделәр “Ярдәм “ мәчете матбугат хезмәтендә.

Проектның максаты – Казанда сәүдә мәйданчыкларында ялган хәләл продукцияне ачыклау. Рейдларда шәһәрлеләрне хәләл-индустрия нечкәлекләре, шулай ук азык-төлек сату өлкәсенә хокукый норматив базасы белән таныштыру, сатучылар (эшмәкәрләр) белән сөйләшүләр алып бару. Беренче рейдлар ТР башкаласында бу атнада уза.
Мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев сүзләренә караганда, рейдларда волонтерлар, “Хәләл” комитеты белгечләре һәм “Хокук тәртибе” төбәк иҗтимагый оешмасы катнашачак.

“Кафе, ресторан һәм хәләл продукциягә катнашы булган башка оешмаларны да тикшерәчәкбез. Сатучылар бу тикшерүләргә уңай караган очракта, киләчәктә “Хәләл” комитеты белән эшләү буенча элемтәләр булдыру, киресенчә булган очракта, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон бозган өчен административ җаваплылык турында белдерү каралган һәм  социаль челтәрләрдә хокук бозулар турында хәбәр урнаштырылачак”, - дип билгеләп үтте Ринат Нуриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot