news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе 29 июньдә була

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе чәршәмбе, 29 июньдә, Кремль яр буенда узачак.

Казанда 164 мәктәпнең 6 меңнән артык чыгарылыш укучысы бәйрәм итәчәк. Аларны Россия эстрадасы йолдызлары, мәгариф учреждениеләре директорлары һәм укытучылар котлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт программасы шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш укучылары чыгышыннан башлана, ә аннары унберенче сыйныф укучылары традицион вальс бии.

Анет Сай һәм Gayazovs Brothers төркемнәре концерты кичәнең кульминациясе булачак. Чараны «СОЮЗ» КВН командасы капитаны Айдар Гәрәев алып барачак.

Чыгарылыш кичәсе 18.00 сәгатьтә башлана һәм 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамлана. Аны мэрия ярдәме белән Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәгариф идарәсе оештыра.

Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре сишәмбе, 28 июньдә, узачак.

Моңа кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән башлап үткәрергә киңәш иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100