news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ΧΧΙ гасыр балалар бакчасы ачылды

Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген кояшлы август көнендә Казанда тагын бер “кояш” кабынды. Идел буе районының Имәнлек урамында мәйданы һәм җиһазланышы буенча тиңе булмаган яңа буын “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды. Бу Имәнлек-Р.Зорге урамнарын эченә алган микрорайон халкы өчен күптән көтелгән зур вакыйга. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын бүлешергә бүген бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Ачылыш тантанасында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында белдергәнчә, бүгенге көндә балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Соңгы вакытта Казанда гына да берничә яңа балалар бакчасы төзелә. “Балалар – безнең киләчәгебез. Алар өчен барлык уңайлы шартларны тудырырга тиешбез. Алар яхшы сыйфатлы балалар бакчаларында тәрбия һәм белем алырга тиеш”, -ди Президент.
Мэр Илсур Метшин бу яңа буын бакчаның ачылышын өлкәннәр өчен дә, сабыйлар өчен дә зур бәйрәмгә тиңләде. 130 нчы номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге муниципаль мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе. Ул микрорайонның татар һәм татар телен өйрәнергә теләгән башка милләт балалары өчен ачык. Биредә тәрбия һәм белем татар халкының традицияләре һәм мәдәниятенә нигезләнеп алып барылачак. Бакчаның икенче төп үзенчәлеге – балаларның бар яклап иҗади сәләтен ачу һәм кече яшьтән үк инглиз теленә өйрәтү. “Төп максат – тел тирәлеген формалаштыру. Балалар татар һәм инглиз телләрендә камил аралашырга өйрәнеп чыгарга тиеш. Инглиз теле дәресләре көн саен кертеләчәк. Шуңа күрә педагогларны сайлаганда татар һәм инглиз телен дә белүчеләргә өстенлек бирелде. Ярты көн тәрбиячеләр балалар белән татарча, ярты көн инглизчә аралашачак”, -ди бакча мөдире Роксана Хәйруллина.
Кече яшьтән ук конкурентлы шәхес тәрбияләүгә хезмәт итүче бу яңа буын балалар бакчасындагы һәр төрекемдә интерактив такталар белән эшләүгә зур игътибар биреләчәк. Педагоглар фикеренчә, бу балаларның белем дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.
3 катлы һәм гомуми мәйданы 7600 кв. метр булган бинада бассейн, музыка, ике физкультура залы, ике логопед кабинеты, медицина блогы, компьютер сыйныфы, психолог, татар теле, методика, эстетика кабинетлары урын алган. Моннан тыш, азык пешерү блогы, төркемнәр өчен шөгыльләнү заллары бар. ТР Президенты һәм башка кунаклар бүген аларның барысы белән дә танышып чыкты.
Агымдагы елның башына булган мәгълүматларга караганда, башкалада 16 меңнән артык бала балалар бакчасына чират көтә. Шуларның 3362 се Идел буе районына карый. Имәнлек-Р.Зорге урамнарын эченә алган микрорайонда чиратта 550 гә якын бала исәпләнә. Бүген ачылган татар телле заманча бакча ихтыяҗның яртысын канәгатьләндерә. 260 урынга исәпләнгән бакчага 14 балалар төркеме җыелачак. Шуларның 4 се ясле төркеме, калганнары өлкәнрәкләр. Алар арасыннан икесе сөйләшүдә проблемалары булган балалар белән эшләүче коррекция төркемнәре булачак.
“Кояшкай” балалар өчен ишекләрен 1 сентябрьдә ача. Әлегә аңа 230 бала кабул ителгән. Ә менә педагоглар составы инде күптән тупланган. Балалар белән 37 педагог шөгыльләнәчәк. Шуларның 26 сы - тәрбиячеләр, моннан тыш штатта музыка җитәкчесе, логопедлар, педагог-психолог, татар теле, рус теле тәрбиячеләре, информатика укытучысы, йөзү инструкторы исәпләнә.
“Безнең мәктәпкәчә учреждениедә дәүләт стандарты буенча алып барылган дәресләр өчен ата-аналардан түләү (шул исәптән бассейн өчен дә) калган муниципаль учреждениеләрдәге кебек. Баланың сәләтен ачу өчен түгәрәкләр рәвешендә оештырыла торган өстәмә дәресләр өчен аерым түләү карала. Бу дәресләр ата-аналар теләген исәпкә алып оештырыла. Биредә балалар теннис, бильярд, нәфис гимнастика, каратэ серләренә өйрәнәчәк. Вокалга индивидуаль өйрәтү, инглиз теле дәресләре дә өстәмә дәресләргә шуңа керә. Мәктәпкә өстәмә әзерләү дә оештырыла”, - ди Роксана Хәйруллина. Балаларга өстәмә белем бирү белән үз һөнәренең чын осталары–тәҗрибәле педагоглар һәм тренерлар шөгыльләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100