news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гарасат нәтиҗәләре оператив төстә бетерелгән

Шәһәрнең һәр районында давыл нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетергәннәр

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда кичәге гарасат нәтиҗәләре оператив төстә бетерелгән. Шәһәрнең һәр районында давыл нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетергәннәр. Кайбер районнарда эшләр төнлә дә дәвам иткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гарасатның иң көчлесе шәһәр үзәгенә туры килгән. Мәскәү районында да чиләкләп яңгыр койган. Ә менә Совет һәм Идел буе районнарында бер тамчы да яңгыр төшмәгән.

Һава торышы яхшыруга, һәр районда көчле җил аударган агачларны чистарту эшләре башланган. Коммуналь хезмәтләр бер үк вакытта яңгыр сулары агып төшүче канализация коеларын да чистарткан. Агачлар аеруча күп ауган районнарда эшләр төнлә дә дәвам иткән. Иртәнгә Казан гарасат нәтиҗәләреннән тулысынча арынган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100