news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ФСБ бинасы каршындагы йорт яна

Һәлакәт урынында 5 янгын машинасы эшли, юл кырыена куелган машиналар өчесенэ комачаулый

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Артур Еникеев, Сергей Семеркин). Бу минутларда Казанның Зур Кызыл урамындагы  КАИның 5 нче бинасы яна.
Һәлакәт урыныннан “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләре белдерүенчә, беренче каттагы тәрәзәләрдән төтен чыга. Һәлакәт урынында 5 янгын машинасы эшли, юл кырыена куелган машиналар өчесенэ комачаулый. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Зур Кызыл урамында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Хәзерге вакытта һәлакәт урынына килгән коткаручылар бинага керү өчен махсус инструментлар белән тәрәзәдәге тимер рәшәткәләрне кисә.
Бу йорт Куркынычсызлык федераль хезмәтенең яңа бинасы каршында, шунда ук “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе дә урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100