news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда француз телендәге кече театрларның ΙΙ республика фестивале тәмамланды

Жюри декорацияләр һәм костюмнарның матурлыгын һәм спектакльнең идеяләр белән баетылуын аерым билгеләп үтте

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Казанның 9 нчы гимназиясе базасында “Алтын әтәч” (“Золотой петушок”) ΙΙ республика фестивале тәмамланды.
Француз телендәге кече театрларның “Алтын әтәч” (“Золотой петушок”) республика фестивале мәктәп һәм вузларның театр коллективлары катнашында ел саен Казанда оештырыла. Россиядә Франция, Франциядә Россия елы кысаларында, фестиваль тагын да киңәйтелеп, ике өлешне берләштерде. Бу юлы яңартылган фестивальдә француз авторлары әсәрләре буенча француз телендәге һәм рус телендәге спектакльләр аерым тәкъдим ителде.
“Альянс Франсез - Казан” үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу юлы фестиваль бер сәхнәгә Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Арча районыннан 11 труппаны җыйган. Коллективлар Мольер, Дюма, Антуан де Сент –Экзюпери һ.б. француз авторлары әкиятләре һәм әдәби әсәрләреннән күренешләр тәкъдим иткән.
“14 яшькәчә мәктәп укучылары” категориясендә иң яхшы режиссерлык эше өчен Казанның 33 нче мәктәп труппасы диплом белән бүләкләнгән. Башкаланың 9 нчы гимназиясеннән “Ex Libris Francis” труппасы вәкиле Матвей Фролов фестивальнең иң яхшы актеры дип табылган. “Иң яхшы актриса” исеменә башкаланың “Кечкенә принц” әсәрен тәкъдим иткән 99 нчы мәктәбе труппасыннан Диана Нәҗипова лаек булган. 9 нчы гимназия коллективы “Иң яхшы коллектив” дипломын алган.
“14 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм студентлар” категориясендә Педагогика көллияте труппасы вәкиле Наталия Пронина иң яхшы актриса булып танылган. Көллият труппасы исә “Иң яхшы коллектив” дипломы белән бүләкләнгән. Түбән Кама шәһәре 13 нче лицееның “Шанс” труппасы “Кот в сапогах” спектакле өчен “Иң яхшы режиссер куелышы” дипломын алган.
Моннан тыш, жюри декорацияләр һәм костюмнарның матурлыгын һәм спектакльнең идеяләр белән баетылуын аерым билгеләп үткән. Бу очракта Казанның 85 нче һәм Арча районы Шушмабаш авылы мәктәпләре коллективларына тиңнәр булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100