Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль узарга мөмкин
Рөстәм Миңнеханов спорт чарасын оештыручы белән очрашты
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген FISE (International Festival of Extreme Sports) экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Татарстан ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.
FISE башкарма директоры Эрве Андре Бенуа һәм FISE халыкара үсеш мәсьәләләре буенча директоры Оливьер Паскаль экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль һәм андый чараларның популярлыгы турында сөйләделәр, бигрәк тә яшьләр арасында. Фестивальдәге спорт төрләре – велоспорт, скейтбординг, роллер спорт һәм башкалар. Алар ассызыклаганча, ярышларның уникаль форматы күп санда тамашачылар җыя. Ярышлар дүрт көн дәвамында үткәрелә, телетрансляция йөздән артык илдә алып барылачак.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров очрашудан соң хәбәр иткәнчә, бүген әңгәмәдә FISE дөнья кубогын 2016 елда Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сүз барды. Аның сүзләренчә, FISE оештыручылары фестиваль географиясен киңәйтергә һәм аны Россиядә үткәрергә телиләр. FISE вәкилләре инде Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда булганнар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестивален Казанда үткәрү идеясен хуплады һәм FISE оештыручылары белән багланышлар булдыру нечкәлекләрен һәм мөмкинлекләрен билгеләүне йөкләде, дип хәбәр иттеТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз