news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабында Камилә Вәлиева катнаша

Татарстан башкаласы фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабын кабул итәчәк. Ярышлар 4-6 ноябрьдә уза. Турнирда катнашучылар арасында боз өстенә команда ярышларында олимпия чемпионы һәм Казан кызы Камилә Вәлиева чыгачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фигуралы шуучылар Софья Муравьева һәм Дарья Усачева чыгыш ясаячак. Ир-атлар арасында ялгыз шууда бозга спортчылар Евгений Семененко, Андрей Мозалев, Дмитрий Алиев һәм Артур Даниелян чыга.

Парлы шууда Казанның тагын ике кызы – Евгения Тарасова (Владимир Морозов белән чыгыш ясаучы) һәм Ясминә Кадыйрова (Валерий Колесов белән бергә чыгыш ясаячак) катнаша. Җанатарлар өчен бозда биюләрне Аннабель Морозов һәм Девид Нарижный, Елизавета Пасечник һәм Максим Некрасов, Елизавета Шанаева һәм Павел Дрозд тәкъдим итә.

Россия Гран-при сериясенең беренче этабы 21 октябрьдә Мәскәүдә ачыла. Казаннан тыш ярышлар Сочи, Самара һәм Пермьдә дә узачак, дип хәбәр итә Россиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100