news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган концерт булачак

29 майда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган концерт булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өзелмәс моң» дип аталган бу концертта гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтовның репертуарыннан халык җырлары, заманча композицияләр һәм импровизацияләр булачак.

Концертка керү бушлай. Чакыру билетлары буенча Бөтендөнья татар конгрессына яки 8 (843) 236-56-16, +7 963 120-80-21 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фән Вәлиәхмәтов иҗатын сөючеләрне концертта көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

  • Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның иң моңлы җырчысы була. Аңа җырчы һәм гармунчы сәләтләре ике яктан килгән.
  • Фән Вәлиәхмәтов өздереп тальянда уйнап җырлый. Аның репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов һәм башка композиторларның җырлары бар.
  • 2024 елның октябрендә Фән Вәлиәхмәтов йөрәк чиреннән вафат булды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистына быел 18 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның калдырган иҗат мирасы, искиткеч моңы халык күңелендә мәңге яши.
news_right_1
news_right_2
news_bot