news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда джаз музыкасы кичәсе оештырыла
22 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Весеннее обострение джаза” дип исемләнгән музыка кичәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 22 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Весеннее обострение джаза” дип исемләнгән музыка кичәсе узачак. Концертта Ruden jazz quintet һәм Мәскәүдән трубачы Виталий Головнев чыгыш ясаячак. Музыка сөючеләр игътибарына джаз классикасы һәм Андрей Руденконың авторлык әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Ruden jazz quintet проектының җитәкчесе, джаз һәм классик пианист Андрей Руденко Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Ул – халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Руденко Давид Голощекин, Дейв Флеминг, Майкл һәм Ричи Бакли кебек атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә. Казандагы концертта Анатолий Руденко Мәскәүдән барабанчы Адель Сабирҗанов, Казаннан саксофончы Дмитрий Забегаев, Мәскәүдән калын тавыш белән җырлаучы Антон Давидянц һәм башкаручы Азат Баязитов белән бергә чыгыш ясаячак.
Виталий Головнев исә – Россия һәм Америка джаз йолдызы. 2002 елда Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. Ул – Ростов-на-Дону шәһәрендә уза торган Бөтенроссия яшь джаз башкаручылары, шулай ук Мәскәүдәге “Синяя птица” һәм “Фестос” конкурслары лауреаты. 1998-1999 елларда Виталий Олег Лундстрем оркестры солисты була, 1999-2003 елларда Игорь Бутманның биг-бэндында уйный. 2009 елда Виталий Головнев “Нью-Йоркның иң яхшы джаз трубачысы” дип табыла. Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт консерваториясенең матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot