news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Дуслык кубогы» III Бөтенроссия турниры башланды

3 февральдә, Казанда Спорт сараенда алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» III Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы узды.

Турнирның төп идеясе – тынычлыкка һәм татулыкка ирешү өчен төрле конфессия вәкилләрен берләштерү. «Кубок Дружбы – Дуслык кубогы» турниры күпмилләтле республикабыз тормышында – зур вакыйга, конфессияләр арасында дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер алкалы хоккей ярышы булып тора. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Уеннар, 1 февральдә ук башланып, 5 февральгә кадәр Спорт сараенда һәм «Баско» боз аренасында дәвам итәчәк. Турнирда Казан, Санкт-Петербург, Кузнецк, Мордовия һәм Башкортстаннан 10 команда катнаша.

Алар арасында православие храмнары настоятельләре һәм мәчетләрнең имам-хатыйбларыннан, Казан шәһәре Башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган «Миллениум» командасы, Казан шәһәренең «Казан нуры» мәчете каршындагы мәхәллә кешеләреннән һәм дин тотучылардан оештырылган һәвәскәрләр командасы да бар. Быел турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән яңа командалар да катнаша.

Моннан тыш, бүген Казанда турнир кысаларында авыр хәрәкәтләнүче балалар өчен «Һәркемгә – хоккей» дип аталган традицион хәйрия матчы узачак. Бозга инвалид коляскаларына утырып йөрүче, кулларына кәшәкә тоткан егетләр чыгачак. Аларга «Ак Барс» командасы, Төнге хоккей лигасы хоккейчылары һәм «Кубок Дружбы – Дуслык кубогы» турнирында катнашучылар уйнарга ярдәм итәчәк. Матч 4 февральдә 17:30 сәгатьтә (Спорт сарае, Мәскәү ур., 1 йорт адресы буенча) узачак.

5 февральдә 10:00 сәгатьтә Спорт сараенда турнирның финал матчлары башлана. Аннан соң турнирның иң яхшы уенчыларын, призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.

«Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100