news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Дан скверын реконструкцияләү планы хакында фикерләштеләр

Скверда төзелеш эшләренең 65 проценты башкарылган

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Казанда шәһәрнең ял итү урыннары - парк һәм скверларын реконструкцияләү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Кичә кич Җиңү проспектында метро станциясе янында урнашкан Дан скверын капиталь ремонтлау планы хакына сөйләштеләр.

Сквер янында урнашкан йортларда яшәүчеләр белән сөйләшүдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, проектның архитекторы Ирина Аксенова, әлеге объектта эшләр башкаручы подрядчы вәкиле катнашты.

Биредә яңа мәйданчыклар төзүне күздә тоткан паркны реконструкцияләү картасы да күрсәтелде. Проектның концепциясе - Георгий тасмасы, юллар нәкъ шундый төстә ясалган. Хәзерге вакытта беренче этап эшләре 65 процент бакарылган. Икенче этапны 30 августка тәмамлау ниятләнә. Ул вакытта спорт мәйданчыгы, балалар мәйданчыгы һәм ял зонасы ясалачак.

Проектлаучылар сүзләренә караганда, эшләгән вакытта инвалидлар һәм балаларның мәнфәгатьләре дә исәпкә алынган.

Ирина Аксенова сүзләренчә, эшләрне үтәү вакыты аны финанслауга бәйле, кайбер очракта ул җитеп бетми. Ихтимал чыгымнарның гомум суммасы - 47 миллион сум. Биредә бик зур ял зонасы булачак, 47 миләш, кызыл лалә чәчәкләре, төрле декоратив куаклар утырту ниятләнә. Скверда төрле семлекләр бик күп булачак һәм бу аны шәһәрдәге иң матур урыннарның берсе булачак.      

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100