Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда дүртенче тапкыр Чәчәк фестивале үткәрелә
Җәй дәвамында фестиваль мәйданында мастер-класслар, концертлар, шигырь кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар уздырылачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Чәчәк фестивале ачыла. Төрле ландшафт компанияләре, питомниклар тарафыннан әзерләнгән уникаль композицияләрне, башка еллардагы кебек үк, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнаштырачаклар.
Фестиваль кунаклары, күңелләренә хуш килгән композициягә тавыш биреп, мәйданны бизәп торган иң матур чәчәкне сайлап алу мөмкинлегенә ия.
Чәчәк фестивале Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Октябрь аенда бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрне сайлап алачаклар.
Җәй дәвамында фестиваль мәйданында «Чәчәкле Казанда мәдәни чәршәмбе» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында төрле мастер-класслар, концертлар, шигырь кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, букроссинг һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.
Беренче «мәдәни чәршәмбе» 27 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз