news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС илләренең I Халыкара яшьләр саммиты уздырылачак

Соңгы 20 ел нәтиҗәләре буенча яшьләр сәясәте өлкәсендә без үзебезне лидерлар дип атый алабыз − Владимир Леонов

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) илләренең I Халыкара яшьләр саммиты уздырылачак.

Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Конференция Яшьләр көне уңаеннан Казанда үткәреләчәк бәйрәм чараларына багышланган иде.

Министр сүзләренчә, саммит Яшьләр көнен бәйрәм иткәннән соң якынча бер атнадан үткәреләчәк.

“Без яшьләр өчен чын бәйрәм ясарга ниятлибез һәм аны истә кала торган итеп эшләргә телибез. Әлеге чара Казанда ел саен уздырылыр дип планлаштырыла, бары аны үткәрә торган мәйданчыкларның гына форматын үзгәртәчәкбез. Соңгы 20 ел нәтиҗәләре буенча, яшьләр сәясәте өлкәсендә без үзебезне лидерлар дип атый алабыз”, - диде Владимир Леонов. Министр хәбәр иткәнчә, Казандагы яшьләр саммиты Уфада уздырылачак төп саммитка кадәр үткәрелә.

“Мондый чара беренче тапкыр гына оештырыла. Уфада БРИКС илләре зур саммитын уздыру билгеле булгач, без Казанда яшьләр өчен шундый чара уздырырга кирәк дигән башлангыч белән чыктык, федераль хакимият безне хуплады һәм үзенең эш планына кертте”, - диде министр.

3 көн дәвамында Казан БРИКС илләреннән иң яхшы яшьләр коллективлары делегатларын кабул итәчәк. “Россиягә 50 кешелек квота бирелде, шуларның 10 сы — татарстанлылар”, - дип белдерде В. Леонов.

Кунаклар пленар сессиядә катнаша, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белән очрашу да оештырылачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100