Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бөтен Россиядән экстремаль спорт төрләрен яратучылар җыелачак
Казан 13 июльдән 17 июльгә кадәр исәп буенча дүртенче «Урам уеннары МАТЧ!» бөтенроссия урам уеннарын кабул итәчәк. Ярышларга ТР башкаласына илнең 40 төбәгеннән меңгә якын спортчы киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ярышлар «Урам» экстрим-паркында узачак. Спортчылар 3 кә 3 баскетболда, велосипед спортында, роллер-спортта, скейтбордингта (урам, парк), бию спортында һәм самокат спортында ярышачак. Шулай ук воркаут, 3 кә 3 флорбол, текбол һәм футволей кебек күрсәткеч юнәлешләр буенча ярышлар узачак.
Тизлек буенча уеннар (speedrun) һәм фиджитал-скейтбординг буенча турнир планлаштырылган, анда катнашучылар башта компьютер уенында үз осталыкларын күрсәтәчәк, ә аннары «урам (2-5-3)» форматында ярышачак.
Urban Games бөтенроссия урам уеннары беренче тапкыр 2020 елның җәендә «Урам» яшьләр экстрим-паркында узды. Шул вакыттан бирле аларда Россиянең төрле төбәкләреннән дүрт меңнән артык спортчы катнашты, алар Казанга үз осталыкларын күрсәтергә бик теләп киләләр.
«Урам уеннары МАТЧ!» Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Спорт министрлыгы һәм гомумроссия спорт федерацияләре белән берлектә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз