news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны Гали Гарифуллин вафат булды

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны Гали Гарифуллин вафат булды. Аңа 103 яшь булган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы ветеран, Казан шәһәре «Ярдәм» мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гали Гарифулла улының вафат булуы сәбәпле, аның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гали Гарифуллин – Бөек Ватан сугышы ветераны, «Элекон» заводының элеккеге мастеры.

Ул Смоленск, Сталинград шәһәрләре янында һәм Курск дугасында сугышкан, Украинаны азат итүдә катнашкан. Дан, Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100