news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

Казанлылар «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнаша ала. Муниципаль этапка гаризалар 5 нче февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан муниципаль архив идарәсенә сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Катнашучылар жюрига милли гаилә ризыгы әзерләргә һәм тәкъдим итәргә, шәҗәрә презентациясе белән концерт номеры башкарырга тиеш. Номерның бию, җыр, спектакль, гаилә милли костюмы презентациясеннен торуы сорала. Нәсел агачында гаилә династиясе тасвирламасы, истәлекләр һәм коллекцияләр турында материаллар, гаилә тормышыннан кызыклы фактлар булырга тиеш. Нәсел шәҗәрәсен альбом, стенд, панно яки текст белән баннер-коллаж рәвешендә рәсмиләштерергә кирәк.

Фестиваль өч этапта узачак: муниципаль, зона, республика этабы. Ул ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан оештырылган. Фестивальне уздыруның максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, туганлык элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100