news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер троллейбус тимер коймага килеп бәрелгән

Бүген 16.05 сәгатьтә Казанның Шаляпин һәм Павлюхин урамнары чатында троллейбус тимер коймага килеп бәрелгән. Бу хакта «Метроэлектротранс Казан» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машина троллейбус алдына килеп кергән. Аның белән бәрелешмәс өчен, троллейбусның йөртүчесе рулен читкә борган һәм тимер коймага килеп сыланган.

Муниципаль унитар предприятиедән хәбәр итүләренчә, пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган троллейбусның йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

Авария урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм «Метроэлектротранс Казан» муниципаль унитар предприятиесенең транспорт иминлеге хезмәткәрләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100