news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бензин бәясе тагын очсызлана төште

Узган бер атна эчендә Татарстан башкаласында бензин, төренә карап, 13 тиеннән 38 тиенгә кадәр арзанайган

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 83 тиен, АИ-92,93 маркалы ягулыкныкы-20 сум 37 тиен, АИ-95 ле бензин бәясе- 22 сум 85 тиен тора. Моннан күренгәнчә, узган бер атна эчендә Татарстан башкаласында бензин, төренә карап, 13 тиеннән 38 тиенгә кадәр арзанайган. Дизель ягулыгына килгәндә, аның литры соңгы бер атнада, киресенчә, 16 сум 78 тиеннән 16 сум 81 тиенгә җиткән.

Татарстанстат хәбәрләренә караганда, Идел буе федераль округында иң кыйммәтле А-76, АИ-92,93 һәм АИ-95 ле бензиннар Саранскида теркәлгән. Аларның 1 литры биредә уртача 20 сум 1 тиен, 22 сум 30 тиен һәм 23 сум 86 тиен тора. Литры уртача 18 сум 50 тиен торучы иң кыйммәтле дизель ягулыгы узган атнада да Уфада сатылган.

Бераз артуына карамастан, Казанда сатылучы дизель ягулыгы бәясе бераз күтәрелә төшсә дә, узган атна йомгаклары буенча, округта иң арзанлысы булып кала. Бездәге АИ-92,93 ле бензин да инде икенче атна рәттән округта иң очсызы. 17 сум 55 тиенлек арзанлыА-76 лы бензин һәм иң түбән хаклы АИ-95 бензины (21 сум 92 тиен) Оренбургта сатыла.






news_right_1
news_right_2
news_bot