Казанда бензин бәяләре үсеше дәвам итә
Соңгы бер атнада А-76 лы ягулыкның литры 16 тиенгә, АИ-93,92 ле бензинныкы- 28 тиенгә, АИ-95 ле ягулык – 23 тиенгә кыйммәтләнгән
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). А-76 лы бензинның литры уртача 23 сум 45 тиен, АИ-93,92 ле бензин – 25 сум 26 тиен, премиум маркалысы – 26 сум 89 тиен, дизель ягулыгының литры уртача – 23 сум 90 тиен тора. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, соңгы бер атнада Казанда мотор ягулыгы бәяләре әнә шуннан гыйбарәт булган.
Аннан аңлашылганча, бары дизель ягулыгы гына узган бер атна эчендә 34 тиенгә арзанайган. Ә бензин бәяләре үсеше дәвам итә. Соңгы бер атнада А-76 лы ягулыкның литры 16 тиенгә, АИ-93,92 ле бензинныкы- 28 тиенгә, АИ-95 ле ягулык – 23 тиенгә кыйммәтләнгән.
Шулай да Идел буенда иң кыйммәтле ягулык бездә түгел. А-76 маркалы бензинның иң кыйммәтлесе – Түбән Новгородта ( литры 24 сум 94 тиен), литры уртача 25 сум 33 тиенгә җиткән дизель ягулыгы да биредә. Кыйммәтле АИ-93,92 ле ягулык (26 сум 75 тиен) һәм премиум маркалы бензин (27 сум 85 тиен) – Самарада теркәлгән.
Узган атна йомгаклары буенча, Идел буе федераль округында иң арзанлык ягулык Уфа, Ульяновски һәм Саратовта сатылган.