news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанда балалар тимер юлы төзергә ниятлиләр

^Казанда балалар тимер юлы төзергә ниятлиләр

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Шәһәрнең транспорт һәм элемтә буенча комитет белгечләре Казанда 2006 елда пәйда булачак балалар тимер юлы өчен техник документлар эшләргә тотынды. Балалар тимер юлын төзү - "Россия тимер юллары" ААҖ инициативасы. Бу җәмгыять проект буенча барлык чыгымнарны үз өстенә алган, төп максаты - укучыларда тимер юлчы һөнәренә кызыксыну уяту.

Бүгенге көндә юлны урнаштыруның ике варианты бар: Горький паркы һәм Аккош күле тирәсе. "Россия тимер юллары" ААҖ бу юлны эшләү заказын транспорт объектларын проектлау белән шөгыльләнүче Новосибирски институтына бирергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100