news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балалар театр коллективлары фестиваль-бәйгесе башланды

Казанда балалар театр коллективлары фестиваль-бәйгесе башланды

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда Шәһәр балалар театр коллективлары фестиваль-конкурсы башланды. Ул 8нче апрелькә кадәр дәвам итәчәк. Казан шәһәре Мәгариф идарәсе оештырган әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлана һәм анда күрсәтеләсе спектакльләрнең темалары да сугыш һәм балалар турында.

А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда Мария Андреева җитәкчелегендәге театр студиясе бүген «Кайда син, әни?» дигән әсәрдән өзекләр күрсәтә. Анда балалар сугышта, концлагерьда һәм Ленинград камалышында дигән күренешләр бар.

Казанның мәктәп һәм гимназияләрендә бүгенге көндә 20ләп балалар театр коллективлары эшләп килә. Шуларның өчтән бер өлеше — татар коллективлары. Әлеге бәйгедә, мәсәлән, башкаланың Идел буе районы 16нчы санлы гимназиясендәге «Нур» театры «Куылган кайгы» дигән спектакль күрсәтәчәк. Совет районының 20нче санлы гимназиясе театры Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» әсәрен сәхнәгә куйган. Шул ук райондагы 79нчы санлы мәктәптәге «Чулпан» исемле театр берләшмәсе Ф.Насыйбуллинның «Саф күңелгә тап төшми» дигән әсәрен жюрига тәкъдим итәчәк. Ә Авиатөзелеш районының 115нче санлы мәктәбе Г.Җиһаншина җырлары буенча «Ана хәсрәте» дип исемләнгән тамаша әзерләгән. Шушы районның 26нчы санлы лицеендагы «Җәүһәр» театр коллективы исә Р.Вәлиевнең «И, машина, машина, җитте минем башыма» дигән спектакленнән өзекләр күрсәтергә тиеш.

Яшь артистларның талантына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты остазлары бәя бирәчәк. Шәһәр театр коллективлары конкурсы җиңүчеләрен апрель азагында «Казан» милли-мәдәни үзәгендә тантаналы рәвештә бүләкләү булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100