news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балалар эколагеренда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Казанда Горки-Әмәт урманында шәһәр балалар экологик лагереның беренче сменасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Лагерьда 8 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Смена 11-15нче июльдә узачак, экология һәм скаут хәрәкәте темаларына багышланачак. Лагерь әйдаманнары балаларны үсемлекләр һәм кошлар дөньясы белән таныштырачаклар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.

Дәресләр көн саен 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр танып-белү лекцияләре, экскурсияләр һәм мастер-класслар форматында узачак. Укучылар эколагерда алган белемнәрен йомгаклау квизында тикшерә алачаклар. Лагерьда катнашучыларның барысы да Казанның парклар һәм скверлар дирекциясеннән сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр алачак.

Катнашу өчен, сылтама буенча узып, гариза тутырып, сайлап алу узарга кирәк. Сменада катнашу – бушлай.

Балалар экологик лагереның икенче сменасын 8-12нче августта үткәрергә планлаштыралар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100