Казанда бөтенроссия ислам китаплары күргәзмәсе-ярминкәсе эшли башлады
Ислам тематикасына багышланган әдәбият белән Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда танышырга була. Анда «Иман», «Сад», «Ансар», «Харун Яхья», «Новый свет» нәшриятлары үз продукциясен тәкъдим итә
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанда бөтенроссия ислам китаплары күргәзмәсе-ярминкәсе эшли башлады. Быел дүртенче тапкыр оештырылган күргәзмә 19 июньгә кадәр узачак.
Ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсен Казан мөхтәсибәте оештырды. Ислам тематикасына багышланган әдәбият белән Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда танышырга була. Анда «Иман», «Сад», «Ансар», «Харун Яхья», «Новый свет» нәшриятлары үз продукциясен тәкъдим итә.