news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүгенгә ФИНА чемпионаты кысаларында 1500дән артык экскурсантка хезмәт күрсәтелгән

Туристларда чемпионат һәм татар милли сувенирларына карата кызыксыну зур, бигрәк тә милли аяк киемнәре күп сатыла, дип белдерде Евгения Лодвигова

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанга Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына килгән туристлар су мундиаленә дип махсус әзерләнгән экскурсия программасыннан бик теләп файдалана. Бүгенгә 1500дән артык экскурсантка хезмәт күрсәтелгән.

Бу хакта бүген Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән оештырылган очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова хәбәр итте.

"Экскурсия программасыннан файдаланган затларның 40 процентын чемпионат делегацияләре вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре тәшкил итә, 60 проценты туристлардан гыйбарәт", - дип белдерде Евгения Лодвигова. Аның сүзләренә караганда, Казан буенча 3 сәгатьлек экскурсия, төнге "Казан утлары" экскурсиясе башкала кунаклары арасында аеруча зур популярлыкка ия. Шулай ук, туристлар Зөя (Свияжск) утрау-шәһәренә, Раифа ир-атлар монастырена бик теләп бара, ераграк булу сәбәпле, Болгарга баручылар сирәгрәк, ди спикер. Евгения Лодвигова билгеләп узганча, экскурсоводлар туристларга хезмәт күрсәтүдә барысы да ныклы әзерлекле, Универсиада вакытында булган хаталар исәпкә алынган, расписаниеләр төгәл төзелгән. "Туристлар чемпионат сувенирларын бик теләп сатып ала, Сабан туенда сату күләмнәре аеруча зур булды. Татар милли сувенирларына карата кызыксыну зур. Бигрәк тә милли аяк киемнәре белән бик кызыксыналар: 1 мең пардан артык чүәк сатылды инде", - диде комитет җитәкчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100