Казанда бүген “Мирас” татар музыкасы фестивале ачыла
Татарстан Республикасының Симфоник дәүләт оркестры уздыра торган фестивальдә өч концерт булачак.
(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале ачыла. Фестивальне Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестры уздыра. Арт-директоры- музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.
Быел фестивальнең беренчесе күренекле дирижер Фуат Мансуровның тууына 90 еллыгына багышлана. Концертның дирижеры - Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский.

Концертта Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин, Резидә Әхиярова әсәрләре яңгыраячак.
Фестиваль концертларының икенчесе - Яруллиннар династиясенә, өченчесе Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның 60 яшьлек юбилеена багышлана.
"Татар-информ" Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар музыкасы фестивале узачак, дип хәбәр иткән иде.