news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыр атлетика буенча Россия Кубогына ярышлар һәм Александр Курынов истәлегенә турнир тәмамланды

Аның нәтиҗәләре буенча, Татарстан җыелма командасы өченче урында

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Батыр” спорт комплексында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ярышлар һәм олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә турнир тәмамланды. Төрле авырлык үлчәвендә Россиянең өч рекордын яңартуны һәм дүрт спортчының халыкара класслы спорт остасы нормативын үтәвен турнирның төп нәтиҗәсе дип атарга мөмкин.
Бу ярышта татарстанлылар команда зачетында ике тапкыр өченче урын алды. Ирләр һәм хатын-кызлар арасында турнирның җиңүчеләре дип Мәскәү җыелма командасы спортчылары табылды. Ирләр җыелма командалары арасында икенче урынны Орел командасы, хатын-кызлар арасында –Санкт-Петербург вәкилләре алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100