news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоинспекторлар каршы якка чыгып узышучыларны тотарга чыгачак

Казанда 18 августтан 24 августка кадәр Дәүләт автоинспекциясе каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән профилактик рейд уздырачак.

2022 елның 7 аенда гына да республика башкаласында, каршы якка чыгу сәбәпле, 29 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 40 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Казанның ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә узыша башлаганчы, маневрның куркынычсызлыгына - каршы як полоса буш һәм узып китү өчен урын җитәрлек булуына ышанырга кирәк.

«Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә», - диделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100