news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоинспекторлар иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләргә «ау» оештырды

Автоинспекторлар 25-29 майда Татарстан башкаласында иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне аулаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ инспекторлары рейдның беренче көнендә генә дә 43 кагыйдә бозучыны тоткан. Хәзер машина йөртүчеләргә 1000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, тикшеренүләр нигезендә, иминлек каешын куллану юл һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алу һәм үлем куркынычын берничә тапкыр киметә. Автомобиль әйләнеп капланган очракта, иминлек каешын каптырган машина йөртүченең исән калу өмете аны эләктермәгән шоферга караганда 5 тапкыр артыграк.

«Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлда бик тә игътибарлы һәм сак булырга чакыра», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100