news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобусның алгы тәрәзәсен ваткан ир-атны тоткарлаганнар

Казанның Оренбург тракты тукталышта бер ир-ат автобусның алгы тәрәзәсенә шешә белән бәргән. Бу хакта кичә «Промышленный» полиция бүлегенә хәбәр килгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, Казанда яшәүче ир-ат шешә ыргыткач, автобусның тәрәзәсе ватылган.

37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр.

«Ир-атка карата вак хулиганлык кылган өчен административ материал төзелгән», - диделәр идарә матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100