news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус кондукторы юл өчен түләмәгәнгә мәктәп укучысын төшереп калдырган

Кичә көндез булган әлеге хәл турында «Татар-информ» агентлыгына V сыйныф укучысының әнисе сөйләде.

Хатын-кыз сүзләреннән билгеле булганча, аның улы «Бадминтон үзәге»нә тренировкага барган. «Даурия урамы» тукталышында 37нче автобуска утырган.

«Улым автобуска утыргач, кондукторга укучы картасын сузган. Анда 4 сум гына калуы ачыкланган. Ул миңа шалтырата алмаган – чөнки үзе белән телефоны булмаган. Нәтиҗәдә, кондуктор аны алдагы тукталышта автобустан төшереп калдырган», - дип сөйләде мәктәп укучысының әнисе.

Шуннан соң малай «Рихард Зорге урамы» тукталышыннан «Бадминтон үзәге»нә кадәр җәяү барган.

Малайның әнисе сүзләренчә, ул ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясенә әлеге хәлне тикшерүне сорап дәгъва хаты язган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100