news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус бетон коймага бәрелгән, ир-ат һәм бер бала зыян күргән

Бүген Казанның Гадел Кутуй урамында, «Седов» тукталышы янында, автобус бетон коймага килеп бәрелгән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше зыян күргән: 65 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек бала. Аларның сәлмәтлегенә төрлечә зыян килгән. Олы кешене Республика клиник хастаханәсенә, ә баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә илткәннәр .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100