news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атларга багышланган «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачылды

2 сентябрьдә Казанда Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачылды. Проект татар токымлы атларга багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Биредә республика һәм Россиянең кырыктан артык рәссамының сәнгать, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән.

Дөньяда 400дән артык ат токымы бар. 2018 елда алар исемлегенә татар токымы - аргамак өстәлде: аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт комиссиясе теркәде.

Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр музейга керү билетлары буенча эшли. Шулай ук аны Пушкин картасы белән дә күрергә мөмкин.

Проектны «Татар аргамагы» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы, ТР рәссамнар берлеге, татар токымлы атларны торгызу үзәге һәм «Алмакай» ат сарае оештыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100