news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атасы урлап киткән баланы Түбән Новгородта тапканнар

10 август көнне Казанның Баруди урамында 37 яшьлек ир, хатыны белән талашканнан соң, ике яшьлек улын алып качкан. Әти кеше баланы йолкып ала һәм машинага таба йөгерә.

Шул ук көнне Түбән Новгородта ир-ат идарә иткән автомобильне полиция хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән бергә тукта. Хәзер баланы әнисенә кире кайтарганнар.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, ир-ат Россия һәм Германия гражданины.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100