news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда арбасы күтәртелгән йөк машинасының ут чыбыкларын өзүе видеога эләккән

Әлеге машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Минск урамында арбасы күтәртелгән йөк машинасының ут чыбыкларын өзүен видеокамера төшереп алган.

Бүген иртән Минск урамында йөк машинасын йөртүче билгесез кеше кузовын күтәрткән килеш килеп, контакт челтәрен өзгән. Әлеге вакыйганы трамвайдагы видеокүзәтү камералары төшереп алган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, авария аркасында 5 һәм 5а маршрутларындагы трамвайлар хәрәкәте туктаган. Ут чыбыкларын ялгау эше биш сәгатькә якын барган, бу вакытта трамвайлар Глазунов урамыннан Арбузов урамына кадәр йөрми торган. 

«Мэтроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә ачыклауларынча, хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре гаепле йөртүчене эзли. «Әгәр сез шушы вакыйганың шаһиты булсагыз, тәртип саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, гаеплене табарга булышыгыз», дип мөрәҗәгать итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100