news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрь аеннан балалар өчен язучылар, журналистлар белән очрашулар циклы үткәрелә башлый

4 августта Казанда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мирас» автономияле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Алар «Ак Бүре дуслары клубы»н төзү буенча уртак проект турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов, «Мирас» оешмасының директоры Римма Шакирова, автономия вәкилләре Тимур Сабиров һәм Нияз Җамалиев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елның сентябреннән балалар өчен язучылар, журналистлар һәм танылган кешеләр белән очрашулар циклын үткәрү планлаштырыла. «Ак Бүре белән татар телен укыйбыз» мультимедиа мәгариф проектын иҗат итүчеләрдән һәм партнерларыннан конкурслар үткәреләчәк һәм бүләкләр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100