news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәй көне Төркмәнабадка даими рейслар булдырыла һәм Ашхабадка очышлар яңадан ачыла

Җәй көне Казан аэропортыннан Төрмәнабадка даими рейслар ачыла һәм Ашхабадка яңадан очкычлар оча башлый. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан беренче һәм башлангыч этапта Төркмәнстан белән турыдан-туры һава юллары белән бәйле бердәнбер төбәк булачак. Шул рәвешле, очыш программасы пассажирлар өчен билгеле дәрәҗәдә эксклюзив продукт булып тора», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Төркмәнабадка Казаннан беренче даими рейс 1 июньгә билгеләнгән. Рейс чәршәмбе көнне башкарылачак: Татарстан башкаласыннан очып китү – 18.30 сәгатьтә, билгеләнгән пунктка барып җитү – 23.30 сәгатькә планлаштырылган.

Моннан тыш, 1 июльдән Ашхабадка да рейслар ачыла. Җомга көнне Казаннан самолет 10.50 сәгатьтә очачак һәм Төркмәнстан башкаласына 16.20 сәгатьтә барып җитә. Якшәмбе көнне Казаннан очып китү 23.35 сәгатькә билгеләнгән, ә килеп җитү вакыты – алдагы көннең 5.05 сәгатьтә.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төрекмәнстанда вакыт Мәскәүдән ике сәгатькә алда бара. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин», –  дип искәрттеләр аэропортта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100