Казанда АИ-98 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәясе артты
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарның уртача бәяләре элеккечә калган.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Агымдагы елның 14-21 гыйнварында Казанда АИ-98 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәясе артты.
Татарстанстат хәбәр иткәнчә, шәһәрдә АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе 11 тиенгә арткан. Хәзер шул маркадагы бер литр бензин өчен 58,2 сум түләргә кирәк булачак. Ә дизель ягулыгы 23 тиенгә арткан һәм бер литры 51,4 сум булган.
Шул ук вакытта 2022 елның башыннан АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарның уртача бәяләре элеккечә калган, ягъни бер литр өчен 46 сум һәм 49,5 сум тәшкил итә.