news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 84 укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән

Казанда Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючыларның күбесе рус теленнән (33), рус әдәбиятыннан (20) булуы ачыкланган. 2022 елда Казанда 84 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән.

«Ел саен балалардан югары баллы нәтиҗәләр көтәбез. 2022 елда БДИны Казанда 84 укучы 100 баллга бирде. Традиция буенча 100 балл җыючылар рус теле һәм әдәбиятынан имтихан бирүче чыгарылыш сыйныф укучылары. Җәмгыять белеме һәм тарих иң катлаулы фәннәрдән санала. Быел әлеге фәннәрдән 100 баллны дүрт укучы җыйган. Тагын ун укучы профильле математикадан, 8 укучы информатикадан һәм 5 укучы химиядән югары нәтиҗә күрсәтте», - диде Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

«Һәр чыгарылыш укучысы өчен зур уңыш - ике имтиханны да 100 баллга тапшыру. Алты укучы берьюлы ике фәннән максималь нәтиҗә алды. Алар - 26 нчы һәм 83 нче лицей, Казан федераль университетының IT-лицее укучылары, 7, 18 һәм 94 нче гимназия укучылары», - диде докладчы.

Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 сыйныфны тәмамлаучы 6017 укучы һәм 9 сыйныфның 11800 укучысы үтте. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен 25 пункт, төп дәүләт имтиханы өчен 48 пункт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен 10 пукнт әзерләнгән иде, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә 88 пункт эшләде.

«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары аттестацияне коронавирус чикләүләре тәмамлангач узды», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Аның сүзләренчә, аттестация үткәрү гадәти пандемиягә кадәрге форматка кайтты. Барлык имтихан пунктлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан тикшерелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100