news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 6837 кешедә ОРВИ күзәтелгән

22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 10 мең 901 кешедә теркәлгән

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 22-28 октябрь көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 10 мең 901 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 меңгә 42,3не тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, йогышланган кешеләр саны 2,7 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 20,9 процентка түбән булган.
Казанда исә бу көннәрендә инфекцияләр белән йогышлануның 6837 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 7,9 процентка күбрәк. 6175 кешенең ОРВИ белән йогышлануы күзәтелгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 7,2 процентка артык һәм эпидемия бусагасыннан 15,4 процентка түбән. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100